Чехия татарлары сайты ачылдыЛандыш Харрасова, 21 март 2005 "Хәзер инде дөньяда татар булмаган ил калмагандыр… Димәк, алар Чехиядә дә булырга тиеш. Эзләнә торгач биредә чыннан да татарлар булуы ачыкланды. Без бик күп түгел түгелен, әмма Сабантуй үткәрерлек кенә көчебез бар…". Бу сүзләр Чехия татарлары сайтының беренче битендә язылган. Димәк алар да Америка, Алманиядәге милләттәшләребездән калышырга теләмәгән. Һәм күптән түгел интернет пәрәвездә аларның үз сәхифәләре барлыкка килде. Ул ике телдә - татарча һәм чехча эшләнгән. Эчтәлеге ягыннан анда якынча берүк нәрсә язылса да, чехлар өчен татарлар хакында киңрәк мәгълүмат бирелә. Мисал өчен, урта гасырларда татарларның Үзәк Европага кадәр килеп җитүе, Моравиядә татарларга бәйле риваятьләр хакында әйтелә. Әлбәттә, күп кенә чех спортчыларының хәзерге вакытта Казандагы спорт клубларында уйнау телгә алына. Марат Сафин, Рудольф Нуриев кебек мәшһүр затларның урыс түгел, ә татар булуы җиткерелә. Сәхифәнең чех өлешен һәм техник ягын чех студенты Ян Кравчик (Jan Kravčík) кайгырткан. Шушыı егет татар телен өйрәнергә тели, шулай ук Казанның 1000 еллык юбилеенда катнашырга хыяллана. Бу турыда Прагадан "Азатлык" радиосы җитәкчесе урынбасары Рим Гыйльфанов хәбәр итте. Үзләренең беренче Сабантуен Чехиядә гомер кичерүче милләттәшләребез 2003 елда уздырды. Һәм шуннан бирле бу матур гадәткә әйләнде. Әлеге милли бәйрәмебездән күренешләрне сайтның "безнең тормыш" бүлегеннән карарга мөмкин. Шулай ук сәхифә ярдәмендә Чехия татарлары хәбәрләре белән дә танышып тора алачакбыз, фикерләрне белдерер өчен форум бар. Чехиядәге милләттәшләребез тормышыннан тыш www.tatar.cz адресы буенча керсәгез, татарлар тарихы, теле, ашлары, көйләре, мәшһүр шәхесләре турында һәм башка күп кенә яңалык белә алачаксыз. |